• Рәхим итегез сайтка! Сорауларыгыз булса телефон 89061365460

Заслуженный артист Республики Адыгея Адам Ачмиз в Чувашской Республике

16 го декабря с.г., национально-культурная автономия татар Чувашской Республики на базе Урмаевского СДК МБУК "ЦКС" Комсомольского района Чувашской Республики в рамках социального проекта "Караван наследия" проводит творческую лабораторию, по изучению этнического эстрадного вокала, песни. Мастер класс в этом проекте даст   заслуженный артист Республики Адыгея Адам Ачмиз, популярный исполнитель, автор композитор, журналист, креативный директор международного проекта "Алтын майдан". Начало в 19.00 час. Мероприятие проводится для старшеклассников, подростков, молодежи, также всего населения района. Вход свободный . ( с 17.12. переносится на 16.12.2019г.)

Урмайда "Уйнагыз,гармуннар-2019!"

Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте гадәти милли уен коралларында уйнаучыларның “Уйнагыз, гармуннар!” төбәкара конкурсын республика татарларының милли үзәге булып саналган Урмай авылының этнография үзәгендә 17 нче декабрьдә үткәрә. Конкурста катнашырга Чуашстанның татар авылларыннан, районнарыннан, Чабаксар шәһәреннән, Татарстанның Казан, Арча шәһәрләреннән, Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Саба районнарыннан, Мари Республикасының Бәрәңге районыннан, Йошкар Ола шәһәреннән, Түбән Новгородның Спас, Пильна районнарыннан, Ульян шәһәреннән аерым инструменталистлар,инструменталь ансамбль- оркестрлар катнашырга ниятләрен белгерттеләр. Әле соң түгел, теләүчеләр, Рәхим итегез!
ПОЛОЖЕНИЕ 
Межрегионального конкурса исполнителей на национальных народных инструментах «Уйнагыз, гармуннар-2019!» (Играй, гармонь!) 

Межрегиональный конкурс исполнителей на национальных народных инструментах «Уйнагыз, гармуннар!» проводится в рамках в соответствии с планом основных мероприятий общественной организации «Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики», МБУДО «Комсомольская детская школа искусств» Комсомольского района Чувашской Республики совместно с этнографическим центром Урмаевского сельского Дома культуры Муниципального бюджетного учреждения культуры «Комсомольская ЦКС». 

Былтыр – Чабаксар, быел – Сафаҗәй…

Үткән атнада Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районындагы Сафаҗәй мәктәбендә “Ислам мәдәнияте нигезләре” фәне буенча өченче төбәкара олимпиада уздырылды. Анда Чуашстан республикасы, Самара, Пенза, Түбән Новгород өлкәләренең IV–VI сыйныф укучылары катнашты. Ярышка сиксәннән артык бала килгән иде. Бер мәктәптән ике генә укучы катнаша алуын исәпкә алганда, кимендә кырык мәктәп дигән сүз бу.

Оештыручыларның төбәкара олимпиада үткәрү урыны итеп Сафаҗәйне сайлап алулары бик табигый. Элек-электән татар дөньясында дини гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны саклап килүе белән мәшһүр авыл бу. Милли мәгарифебезнең алтын баганаларыннан берсен – күренекле мәгърифәтче Хөсәен Фәизхановны биргән авыл бу. Аерым алганда, хәзерге вакытта Финляндиядәге Татар җәмгыяте имамы булып эшләүче Рамил хәзрәт Беляев – шушы авыл егете. Бүген биш мәчет эшләп тору да биредә динебезне ихлас тотучы милләттәшләребез яшәве турында сөйли.

Фестиваль детских народных и религиозных хоров России стал ярким праздником детства

10 ноября 2019 года в Центральном доме ученых Российской академии наук по адресу: Москва, улица Пречистенка, дом 16 прошел Фестиваль детских народных и религиозных хоров России, приуроченный ко Дню народного единства.

Организаторами мероприятия выступили Региональная благотворительная общественная организация содействия деятельности еврейских общин «Московский Еврейский Общинный Дом» и Негосударственное частное учреждение «Центр поддержки образовательных программ «Открытие» при поддержке Департамента национальной политики и межрегиональных связей города Москвы.

Целями проведения Фестиваля являются: укрепление межрелигиозного и межнационального согласия в молодежной среде, сохранение национально-культурного наследия России, поддержание и развитие отечественных традиций хорового искусства, популяризация лучших образцов отечественной и мировой хоровой музыки, объединение усилий общественных и религиозных организаций, направленных на сохранение и преумножение традиционных духовно-нравственных ценностей.

В приветственном обращении руководителя Департамента национальной политики и межрегиональных связей города Москвы Виталия Сучкова в адрес организаторов и участников мероприятия, в частности, говорится: «Сегодняшний Фестиваль в Москве – это отражение нашей прекрасной и великой страны. Она вобрала в себя все национальное, религиозное и культурное многообразие народов, испокон веков проживающих вместе, сохраняющих свою самобытность и сплоченность российского общества на основе патриотизма и гражданственности.

Наши юные участники являются представителями разных народов и вероисповеданий, объединившихся в стремлении к межнациональному и межконфессиональному согласию, в желании сохранить и преумножить многообразные духовное и культурное достояние нашей страны».

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/ilvXHa_Xgvo" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

30-летие фольклорного отделения Чебоксарского музучилища Ф.Павлова

ЧАКЫРУ!

Хөрмәтле дуслар, кардәшләр !
Сезне 60 яшьлегем уңаеннан иҗат кичәмә - мишәр татарларының җырлы-биюле “Кәрван мирас” этник тамашасына чакырам.
2019 елның 02 ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залына рәхим итегез!
Башлана 11.00 сәгатьтә.
Ихтирам белән, Фәрит Гыйбатдинов.
Керү ирекле, чакыру билетлары белән. Мөрәҗәгать итегез. 89061365460 (вацап) farit_59@mail.ru Чара Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме, булышлыгы белән оештырыла.

Чуашстан татар көрәшчеләре "Әба көрәше" чемпионатында

Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Шыгырдан авылының татар көрәшчеләре белән быел беренче тапкыр Төркиянең Хатай шәһәрендә үтүче " Әба Көрәше" төре буенча Х Дөнья Кубогы Чемпионатында катнашты. Гәрчә, әлеге спорт төре – төрекләрнең милли көрәше булып санала һәм ул борынгы гасырлардан килә. Бәйгедә 50-гә якын илдән батырлар көч сынашкан. Россиянең төрле почмакларында яшәүче халыклар да, Европа һәм Азия илләреннән дә килгәннәр бирегә. Шулар арасыннан Чуашстан командасы дүрт татар көрәшчедән торды.Гомумән татар көрәшчеләре төбәкләрдән бик күп иде. Әйтергә кирәк Әба Көрәш төрки халыкларының көрәше татар халкының милли көрәшенә ошамаган, монда күбрәк ирекле, дзю-до көрәш алымнары кергән.
Әба Көрәш төре буенча Х Дөнья Кубогы Чемпионаты дәүләт күләмендә , Хатай мэриясе оештыруында үтә, безнең команданыда алар чакырды. Оештыру эшләредә безнең өчен файдалы булды,без әлеге көннәрдә анда зур оешканлык күрдек, гомумән чемпионатның зур дәрәҗәдә үткәрелүе безгә бик ошады. Юл, тору, ашау-өчү чыгымнарын Төркия ягы тулысынча үз өстенә алды. Казан-Мәскәү, Мәскәү- Стамбул, Стамбул-Хатай маршруты белән өч тапкыр очкычка очып бик җиңел барып җиттек. Уңайлы кунакһанәләргә урнаштырдылар, ашау-өчүне кайгыртып тордылар, тарихи урыннарга экскурсияләр оештырдылар. Егетләр ун минут көрәшә, бишәр минут, бер минут тәнәфескә бирелә. Тантаналы өлеше дәүләт җитәкчеләре, килгән спортсменнар катнашында, җирле байракларны җилфердәтеп парад белән башланды. Хатайның Актанья көрәш комплексының Амфитеатр стилендә эшләнгән түгәрәк мәйданга беренчеләрдән булып төрек халкының барабаннар оркестры, төрек биючеләре белән башланып китте. Хәер, ярышлар да шул төрек халкының милли көйләре астында барды, дөрес, мәйданга җыелган халык бик актив, кул чаба, сызгыра, эмоциясен яшереп тормый – төрекләр темпераментлы халык бит. Тамашачы буларак арбитр- судьялардан дөреслек, гаделлекне таләп итә. Дөреслек булмаса бөтен зал каршы күтәрелә, кулларында ни бар шуны мәйданга бәрергә әзер торалар. Яланаяк үлән өстендә көрәшләр. Кичке дүртләрдә башланган ярыш, төнге икедә тәмамланды, ди Фәрит Гыйбатдинов, Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, әлеге команданың иҗтимагый җитәкчесе.
Иң җиңел үлчәүдә бил алышкан Алмаз Ишмуратов авырга туры килгән, чөнки ул җиде килограмм авырлыгыннан “котылган”. Беренче әйләнештә үзбәк егетен җиңде, икенче әйләнештә үзеннән олы-тәҗрибәле төреккә оттырырга мәҗбүр булган. Әлфис Мтиев һәм Ринас Садров өчен бу яңа төрдә көрәшү тәбҗрибәсенә күчү җиңел булмады, татар көрәше буенча чын батыр булган батырлар, әлеге Әба Көрәш төрендә беренче әйләнештә төшеп калырга мәҗбүр булдылар, алар белән бик тәҗрибәле төрек пәһлеваннары көрәште. Төрек командасында көрәшүчеләр ил ярышында җиңеп килгән тәҗрибәле ярышчылар.
Ранис Кардонов үзен бик матур оста итеп күрсәтте, ул матур гына көрәшә-көрәшә, өченче әйләнешкә узды. Менә өченче әйләнештә черек финалга чыгам дигәндә Иран көрәшчесенә бирелергә дучар булды.

Билгеле, әлеге "Әба Көрәше" ярышы безнең көрәшчеләр өчен яңалык, яңа ачыш. Икенче елга, елы буе әзерләнеп киләсе елга тагын киләсе иде дип кайттылар. Кайту юлында Стамбулның Султанахмет җирлегенә сәяхәт кылып, аны күреп, сокланып, гаҗәпләнеп, ләззәтләнеп, гозурланып кайттылар.

Гармунчыга