• Рәхим итегез сайтка! Сорауларыгыз булса телефон 89061365460
Четверг, 07:34, 05.03.2020

ТАТАР булып каласы иде

"ТАТАР булып каласы идек"-ди Илдус Шәйдуллин, Татарстанның атказанган артисты. 
Март аенада килеп кердек. Бөтендөнья татар конгрессының социаль проекты,чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә бүләк буларак , 25-30 нче мартта , Чуашстан татарларының "Мишәр" ансамбле олы гастрольләргә, "Кәрван мирас" сәфәренә чыга, Алла теләсә! Волгоград өлкәсенең Кече Чапурники авылына, Кабардино-Балкар республикасының п.Приэльбрусье, Нальчик шәһәренә, Чәчән Республикасында яшәүче кардәшләребез янына, Шелковской районына, Ростов өлкәсендә урнашкан татар авылынада барып җитәргә исәбебез бар. Җанисәп алдыннан этник концертыбызны күрсәтеп кайтырга, аларның күңеленә милли этник хисле оеткыларны салып калдырырга исәбебез. Аңа кадәр үзебезнең татар авылларыбыздагы халыкларга программабызны күрсәтү эшен дәвам итәчәкбез, ә инде 19 нчы мартта, Казан шәһәрендә, Лилия Җиһаншинаның ләмбрә мишәрләре җыр китабының презентациясендә катнашабыз.