• Рәхим итегез сайтка! Сорауларыгыз булса телефон 89061365460
Четверг, 07:28, 05.03.2020

Тинчуринчылар Урмайда

Чуашстанның  Урмай авылы мәдәният йортында, март аенда үтүче театр көне кысаларында,  республиканың татар авылларыннан килгән тамашачы  Кәрим Тинчурин театры  артистлары белән очрашу кичәсен үткәрде һәм Салават Әбузаровның "Хыялый" лирик комедиясен карады.
Соңгы вакытта әдәм хыялсыз яши башлаган шикелле. Гел каядыр ашыгабыз, чабабыз, гел мәшәкатьтә, дөньяның матурлыгында, саф хавасында сизми, күккә карап йолдызларныда күрми шикелле. Хыялланып утырырга вакытта таба алмый, гел каядыр ашыга, кабалана. Азрак вакыт булса телефоннага интернет ресурсларга кадалып утыра. Хыялсыз ниндидер роботларга әйләнеп барабыз шикелле.
Бүген Урмайда Кәрим Тинчурин театры Салават Әбузаровның “Хыялый” исемле лирик комедиясен күрсәтте. 8 нче март алдыннан, хатын-кызларыбызга менә дигән бүләк булды. Артистлар тамашачыга “Хыялый” хисләрен кайтарып бирде. Дөньяның матурлыгын татып хыялланып яшәргә кирәк икән, чынында бәхет күп вакытта үз яныбызда, сиземләмибез генә икән, вакытында туктам, күзәтеп, күрә генә белергә генә кирәк. 
Кәрим Тинчурин театры Чуашстан татарларының милли - мәдәни мөхтәрияте белән бик тыгыз бәйләнештә, Һәрвакыт күмәк очрашу чараларын үтеп тора. Бүгендә спектакль башланыр алдыннан театр артистлары белән Урмай авылының “Мишәр” фольклор ансамбле, театрга килгән тамашачы белән бергә очрашты. Урмайлылар борынгы җырларны җырладылар, театр артистлары үзләренең хисләре белән бүлештеләр. Барысыда гаҗәеп зәвыкъле хисләр белән бергә үрелеп барды. Мәдәният хезмәткәрләре артистларны кайнар корбан ашлары, тәмле-тәмле ризыклар белән каршы алдылар. "Яктычырай, такта чәй диләр"- диләр халкыбызда, менә шулай гади, өйдәгечә , туганнарча очрашу булды. Елда үтә торган театр көне Урмайда бик матур үтте. Киләсе елларда тагын шулай очрашырга язсын дип, хыялый хисләргә бирелеп тамашачы өйләренә артистларыбыз Казанга юлны алдылар.