• Рәхим итегез сайтка! Сорауларыгыз булса телефон 89061365460
Пятница, 07:50, 21.02.2020

Җомадана соң Кайбычта "Кәрван мирас"

Кайбыч район хакимияте “ТАССР ның 100 еллыгы” программасын, район күләмендә, тантаналы ачыш белән ачып җибәрер өчен, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте “Кәрван мирас” проектын чакырды. Кайбыч район хакимияте һәм Урмай авылы поселенияседә үзара дуслык хезмәттәшлеккә шартнамәнедә шушы бәйрәм кысаларында имзаланачак. Бүген Урмай поселениясе җитәкчеләре, Урмай, Тукай мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләре Урмай авылының “Мишәр” һәм “Тамчы” ансамбельләре “Кәрван мирас” этник фольклор һәм замана популяр җыр һәм биюләре белән юлны Кайбычка тота, Алла теләсә! Җомгадан соң, 13.00 Кайбыч мәдәният йортында көтеп калабыз. Килегез! Кичен репортажларны куярбыз!